понедельник, 6 октября 2008 г.

«Болгар» нумирлары бинасыннан колак кактык

29 синтәбер көнне Казан шәһәрендә Габдулла Тукай соңгы елларын үткәргән элекке «Болгар» нумирлары бинасы җимерелде.



Тукаебыз әле үләр алдыннан сораган булган: «Татар милләте, син үлгәнсең, әллә йоклагансың гынамы?»



Димәк, без – юк икән! Без – үлдек, җәмәгать! Без – намуссыз, йөрәксез, хайванга калганбыз!



Бу – 1380 елларда Аксак Тимергә сатылудан, Казанның 456 (һиҗричә 470)ел элек булган егылудан соң – милләтебезнең абруеннан («судай чиста битебездән» – сүзләп фарсычадан тәрҗемә итсәң) һичкайчан да юылмаслык өченче хурлык!



Хет бер намус тамчысы була калса икән бу безнең татар канында – кемгәдер Ирек мәйданының уңындагы кырыенда булган бер өчкатлы мәһабәт бинаның иң евро-кәттә бүлмәсендә эчтән бикләнеп, яшеренеп гарьлектән атылырга – менә дигән сәбәп!



Әлеге вакыйгадан ары, татар милләте юк икән!



Ни дип алдамасыннар, юлдамасыннар безнең ятим калган башкайларыбызны, аркаларыбыз-салымнарыбызга фәүкылгайять менә дигән итеп, типтереп, җайлы гына кунган түрә-нәчәнтәйләребез (нэчэнник+кәнтәй – Айдар Хәлим гыйбарәсе) яңаны төзәрбез дип.



Тогрызып кара аны яңадан Гадел Кутуй урамындагы керпеч заводының кичә төнне янган керпеченнән яңадан Сөембикәне, Казан университеты, Лувр биналарын, Гизаның Мисыр фиргавеннәре мәдфүн булган әхрамнарын...



Э-һ, җәмәгать, милли пәйгамбәребезнең ятим күзьяшькәйләре, әкерен газаплы үлеменең канлы төкерекләре белән юылган һәр карыш – һәр тактасы идәнле, Тукаебызның иң гүзәл, иң җанөзгеч шигырьләре язылган «Болгар» нумирларыннан шулай ахмакларча мәңгегә җөда калдык. Һичкайчан гафу ителмәслек нәрсә.

Комментариев нет: