пятница, 8 октября 2010 г.

Булгариада

Булгариада


Бик тә кызыклы иде 80нәрнең иң соңнары: «үзгәртеп кору», «тизләнешү», «госприемка» һ.б. «чепухалар» я гади халык, я теледикторларның телендә цирктагы жонглерлар биталарыдай минуты-секунд саен боҗралар ясап әйләнә дә әйләнә. Зур үзгәрешләр чагы. 1988 елдагы Казан шәһәре күптән түгел генә «яшелләр» уздырган Матюшинодагы төзелергә ниятләнгән химия-полиуритан заводын төзүгә төбәлгән күләмле каршылык чаралары узганнан соң тынып калды.
Беркөнне көзен «Вечерняя Казань» гәзитенең бер кызыклы гына саны кулыма төште. Әле шуны да әйтергә кирәк, ул көннәрдә әлеге гәҗит, безнең мәрхүм бөек тарихчыбыз һәм җәмәгать эшлекчебез Габделбәр Фәйзрахманов сүзләре белән әйткәндә «сасы» түгел иде, аның битләрендә язучы Диас Валеев безнең милли вә җитимагый мәсьәләләргә багышлап башлап җибәргән «Дискуссионный Клуб» рубрикасы астында чыккан мәкаләләрне күзәтеп, аеруча яратып укый идем. Менә шул исеме телгә алынган басма битләрендә мин бервакытны фоторепортаж белән баетылган «Мы – не татары!; Мы – булгары!» дигән шигарьле плокатлар астында манифестация узуы турында язмага тап булдым. Мәйтәм: «Шәәп! Бездә дә боз кузгала кебек!» Үсмер чагым: «сүтү», «үзгәртү», «яңартып кору», «чиста суга чыгару»... – болар барысы да ул замананың төп трендлары. Өйдәге күршеләремә дә күрсәттем, алар да: «Менә, шәәп!!!» дип хупладылар.
Көз-кышлар үзып, берни кадәр вакытлар да узып, ТИҮләр, Ш. Мәрҗани исемендәге клублар һ.б. милли оешмаларыбыз барлыкка килде, иң беренче үз милли митингларыбыз да җыела башлады. 1989 елның язында шул митингларның берсендә мин әлеге манифестациядә катнашкан бер кешегә тап булдым (исемен генә 22 ел эчендә хәтеремнән төшердем). Бу зат миңә кара дипломатын ачып Абрар Кәримуллинның яңа гына басма табагыннан төшеп, кибетләргә чыккан «Татары: этнос и этноним» дигән китапны күрсәтте һәм үземә дә сатып алырга дип аталарча киңәш бирде. «Булгар иле» гәҗитен дә күстәртте һәм аны да сатып алырга тәкъдим итте. Гонваны гарәп язулы булуга карамастан, эчтәлеге, хәтта ни өчендер Равил Бохараев тәрҗемәсендә бирелгән бер Тукай шигыренә кадәр үк, барчасы да – тик рус телендә иде. 10 руб. мәктәпртәге 8нче класс укучысы өчен генә кыйбат түгел иде ул, «Докторский» калбасасын сатып алырга дип ул көннәрдә бер айга һәр кешегә 2 килалык талон бирелә иде, шуңа күрә ул «закунлы» айлык микъдарын Островский урамында урнашкан «Комсомолец» дип исемле участковый гастрономга юл алып, бер баруга сатып алып бетерсәң дә – тагы 5 руб. 60 тиен кала торган чаклар иде. Ваз кичтем. Шулай да, Бауман урамындагы Матбугат йортында урнашкан ТАССР Язучылар берлегенең «Тукай клубы» дип исемле конференц-залга киләсе шимбәнең сәгать берләргә «Булгар аль-Джадит» клубының чираттагы утырышына килергә дип килешенде.
Килдем. Үземне эчтән үк: «Мәктәптәге соңгы өч дәресем тозланып калды. Көндәлеккә теркәп калдырсалар, «баба-әбиләремне» ниләр дип кенә тукмач белән колаклары аркылы сыйлармын икән?» дигән шом да кайрата. Укытучылар һәм өйдәге өлкәннәрдән курку әле ахырынача юкка чыкмаган булган мәктәптәшләрем буында. Баскычтан күтәреләм, утырыш залына керергә максат. Керү ишеге алдында ике билет сатучыга очрадым, 2 руб. 20 тиен түләп кердем. Шуны да әйтергә кирәк, Казанда ул бәягә шәһәребезнең иң затлы вә танылган һәм табигый булганча – иң кыйбатлы «Татарстан» кинотеатрында 3 сәгатьлек 2 серияле чит ил фильмын иң кәттә урыннарга кунып тамаша кылырга мөмкин иде. Әле бер сумлап тирәсендә сдачасы да калачак. Зур булмаган залда президиум һәм утыргычлардан башка һични юк иде анда. Кулымдагы билетта зур хәрефләр белән ТАССР Үзәк музее дип күрсәтелсә дә, гади типография бинасының гадәти залга узу өчен билет сатканнары һәм керүче һәркемнең исемен махсус амбар журналына язып теркәү зарурлыгы турында төпченергә яшьлегем белән, «күрше» арба-монастырьләрне искә төшереп оялдым. Ләкин бу «серләргә» дә гаять тиз арада ачыклык керә дә башлады.
Халык җыелып бетте. Президиумнан бер лупалы күзлек кигән зат каршында торучы урындыкны якын алып, тирәдәге өстәлгә А-4 форматтагы кягазьдә машинка белән басылган зур һәм авыр ике стопканы чыгарып куйды. Тирәдәшләрем, шул 10-15-ләп апа-агайлар, асылда урта яшьләрдән шактыйга узучылар булгач, күбесе миңә шатланып, җылы сүзләр әйтеп дәшәләр. Каршыбызда басып торучы әлеге 45-ләр тирәсендәге калын пыяла күзлекле зат ТАССР Үзәк музееның кече фәнни хезмәткәре Фархат аль-Булгари Нурутдинов икәнен аңлаттылар.
Ниһаять күтәрү-кую эшләрен йомгаклап, бу абзый дәү борыны өстендәгы күзлеген рәтләп алып бер уч кягазь тотты да телгә килде. Урысча. Бу турыда пышылдап кына биргән соравыма кемдер арттан: «Ул булгарча (татарча) белми», – дип биргән соравым ук рәвешле җавап та кайтардылар. Залда утыручылар ручка-кягазьләр чыгарып язуга керештеләр. Шунда ук мин дә тоткан пакетымны ачып, очраган беренче дәфтәрне чыгарып, тезләремә куеп ачтым. Анда: «...вычислите кэффициент падения катетов двух биссектрис, соединенных с осями двух смежных сфер» дигән мәсьәләнең чишелеш саннары кунып утырырга тиешле урынга, ара-тирәдә хөкем сөргән күмәк язу медитациясенә бирелеп яза да башладым. Ул дәфтәр әле дә кайдадыр кыстырылып, чүплеккә чыгарылып атарылырга дип бер кул сузылышымны гына, шул үз көнен көтеп ята инде.
Сөйләүче Бахши Иман дигән авторның бер бик «борыңгы», 5 мең ел элек язылган «әсәр»не саф русча, авызыннан дымлылыкны чәчри-чәчри, бармак тиреләреннән чыланган кягазь битләрен-биткә ялгап укый да башлады. Үз эчемнән: «Кызыклы бит, фәлән алгыры!», – дип сокланып та куям. Язуымны һаман да ашыга-ашыга дәвам итәм: «...Царица Байгала была убита горем от этого известия. Она нашла себе глубокое горное ущелие, чтобы спрятаться от злого черного демона по имени Татар, обитающего в черной башне, сторожащей вход в саму в преисподнюю. Слезы ее текли беспристанно и затопили до самых до краев этого огромного ущелья-эля со всеми обитавшими и укрывшимися в нем народами и племенами. Спаслась лишь одна единственная сизая уточка. Это был порожденный бескрайним и безутешным горем новый чудный образ прекрасной царицы Байгала, которая навсегда воспарила в голубые небеса и стала бессмертной птицей-умай, давшая в благодарность за свое чудное спасение этому новому озеру свое имя – Байкал, где она, скрываясь от слуг сатаны, в глубокой тайне от Мира, дала жизнь новому народу славных богатырей – булгар, сыны которого спасут Мир на века, одолев этого злого, черного жизнененавистного демона по имени Татар...».
Яшь йөрәк – әле бик яп-яшел ир-малай күңеле генә; бар карашым шул кешенең – тел-авызында. Һәм укылучы «әсәр»нең андый олы тарихка ия булгач, кайсы нигез телдә (фәнничә – койне’да) иҗат ителгән соң? Гыйльми белемнәрен төрле вузларда студент-аспирант-докторант буларак сансыз унъеллылыклар дәвамында кайраткан безнең хәзерге галимнәребезнең, хәтта 100 ел элек кенә иҗат ителгән кайбер әсәрләрне тәрҗемә итәргә дип тешләре үтмәвен дә истә тотсаң, ә гомумән, һәрберсе машинкадан кулдан бастырылган уртача-артып 800 битлек «Джагфар тарихи», «Нугман тарихи», «Шан-Кизи дастани», «Джилки дастани», «Нариман дастани», «Летопись Кулашрафа» һ.б. шул иш күп кенә «әсәр»ләрне, XX гасырның икенече яртысына гына хас булган саф рус әдәби теленә кем тарафыннан болай оста тәрҗемә ителгәнен сорарга акылга да килми, үсмер бала акылында?! Һәрхәлдә, Достоевский-Куприн телендә түгел алар. Мәсьәлән, шул ук Мәрҗанинең «Мөстәфадел-әхбәр-фи әхвәл-и Казан вә Болгар» дип исемле тарихи очркның икенче томын хәзерге татар әдәби теленә тәрҗемә итеп бастырырга алынырлык, көпә көндез кулга факел тотып эзләсәң дә, «дурагын» табалмассың. Дөрес – дураков нет!
Шул бер 2-2,5 сәгатьтән соң кояш та баи башлады, залда көн яктылыгы лампалары янгач, сизелмәде дә. Очрашу да азагына килеп якынлаша да, кебек. Бахши Иман «мирасын» чираттагы тәкъдирләү мизгелләре бер атнадан соң киләсе очрашуга калып туктап куйды.
Очрашуның икенче төп өлешенә күченде. Сөйләү майданчыгын яшьли генә кыяфәттә, тулы бер бүрекне хәтерләткән, семитларча кап-кара бөдрә чәчле бер егет-аспирант кулына күчте. Зал кечкенә, микрафон кирәклеге хакында фикер һичкемнең башына да кермәслек нәрсә. Һәрберсе шактыйрак сузылган дәшмәүдән арган кыяфәттә ишеткәннәрен сөйләмә рәвештә үз «ашказаннарына» кертү белән мәшгуль иде.
Берни арадан соң зал тынып куйды. Шул Г.К. агымдагы вакыйгаларны барлый да башлады. Үткән елның әле җәй көннәрендә үк узган КПССның XIX Бөтенсоюз партконференция эзеннән Рәфикъ Нишанов исеменә якынлашучы җанисәп уңаеннан паспортларда «булгар[ка]» дип яздыртмауга каршы һәм гомумән, Тат. АССРны Булгарская АССРга үзгәртүне кискен рәвештә таләп иткән жалу-резолюция өлгесе, алдан ук көтелгәнчә, бертавыштан хуплану тапты.
Ә инде иң азактан сүз өстәл өстендә торучы стопкаларга килеп җитте. Алып баручы шулардан бер нөсхәне алып укый да башлады. 30-ничәдер битлек «Памятка Булгара». Эчтәлеге, билгеле, русча. Утырышның бу өлешендә мин үзем өчен бәяләп бетергесез файда алдым. Бу «Памятка» эчтәлегеннән башка бер җирдә дә беркайчан һәм һичкайчан да ишетелмәгән-беленмәгән шәхесләр һәм фактлар, мәсьәлән: «Ходай тарафыннан Дөнья йөзен яратканнан соң беренче көннәрдән үк бар Җиһан булгар элитасы кулында иде һәм һаман да торганын, ләкин тотучыларның ул турыда онытканнары», «кеше ашаучы» Мирсәет Солтангалиев; «Булгар аль-Джадид (Казан ханлыгы) иленә даими килеп утыручы, җирле булгар халкы кулыннан көчләп тартып алынган властьне узурпацияләүче саны да булмаган «килмешәк» ханнарның яткан түшәкләрен җылытучы» Сөембикә-ханбикә; «Булгар аль-Джадид илендә Кулашраф (Кол-Шәриф) исемле кешенең Кырымнан, Әчтәрканнан һ.б. җирләрдән булган килмешәкләр тарафыннан җирле булгар халкының мәнфәгатьләрен яклавы өчен явызларча шәһит ителгәне», һ.б. «кызыклы» күп нәрсәләр турында белдем.
Оештыру һәм бер-берсен агарышу мәсьәләләре беткәч, билгеле инде, сату-алу өлеше башланды: 30 битлек «Памятка Булгара» – 50 рубльдән, ә икенче, шактый биегрәк стопкада торучы «Джагфар тарихи»ның чираттагы 3 главасы – 50 рубльдән. Остәлне тутырып биләгән гәҗитнең хакы – элгәре митингтагысыннан үзгә түгел иде.
Булган эшкә салават дигәндәй карлы урамда сөйләшә-сөйләшә таралыштык.
Хәлем булганча янә сирәк-мирәк кергәли идем мин аларга Ләкин мәктәп баласында акча каян торын? Тыелырга туры килде.
Бервакытны мин шул ук Бауман урамындагы «Родина» исемле кинотеатрда Данелияның «Кин-Дза-Дза» исемле фильмны караганнан соң өйгә таба кайтып киләм. Тамаша кылынган киносеанс тәэсирендә барышлый кибетләргә дә кереп коржик, туңдырма, сок ашап-эчеп кайтып, шул рәвешле юлымны дәвам итәм. Һәм бераздан, нәкъ урам уртасында клубтагы танышларым М.В. һәм М.Ә. исемле кешеләрнең ни турындадыр бөтен урамны гөрләтеп сөйләшеп торганнарын күрәм. Яннарына барам, тиеш булганча үзләренә сәләмнәремне тапшырып кайтарам, каршыларында басып калам. Чираттагы утырышка соңга калганнар икән болар, ахырдан таралып узучыларны көтеп торалар икән.
Кинәт кенә безнең арабызга Г.К. килеп кушылды да утырышның эчтәлеге белән кыскача таныштыра да башлады. Сүзен туктатып ул һәрберебездән берешәр рубль җыя башлады, миңә дә шомырт күзләрен берара төбәп торганнан соң юлда булды. Мин сер бирмәгәндәй кыяфәт ясап акчамны чыгармадым. «Бу ни булды әле бу?» дигән сорауга әтәрүче әлеге вакыйга миңә берни кадәр вакыт тыңгылык бирмичә торды. Моңа җавапны мин соңында элгәрерәк караган «Кин-Дза-Дза» кинасы сюжетында тап булдым.
Гомумән, бу «Булгар аль-Джадид»ка ясаган «булгариада»ларым миндә бер ябык баптист сектага йөргән шикелле уңайсыз тәэссирләр калдырды. Нәкъ менә шушы һәрберебезгә таба төбәлгән кинаяләр ташып чыккан фильмдагы Плюк планетасына барып кайткандай үземне хис иттем. Әңгәмәдәш шушы абзыйларның, ягъни телгә алынган сюжеттагыча – «пацак»лар, тарафыннан бу Г.К. исемле «чатлан»нарга һәр адымнары, һәр сүз-кәлимәләре, тоттырган һәрбер ертык кягазь очы өчен – түләү, түләү, түләү... тиешлеге күзгә бәрелде.
Һәрбер тәүлеге диярлек пикет-митинглар белән сугарылган 1989 елны һәм алга таба да, алар 1988 елдагы бердән-бер манифестацияләреннән кала һичбербер тапкыр митинг яйсә пикет та җыеп карамадылар алар. Ни өчен? Азатлык мәйданында шулап-гөрләп узучы күмәк җыелышларда үз рәхәтсез һәм чат саен теге яки бу бетмәс вә төкәнмәс вак тормыш кимчелекләре золымы астында изаланып сызлаган күңелләренә, хыялый рәвештә булса да, рухи җиңеллекне эзләп килүче дистәләгән меңнәр сандагы хәерче-ялангач казанлыларның исемнәрен бер амбар кенәгәгә теркәү дә, һичъюгында – һәрберсеннән берешәр сум – 2 руб. 20 тиенләп җыю алар өчен төп иҗтимагый чара буларак күзалланса да, Ирек мәйданы шартларында бу башкарыла алмаслык бер ахмаклык икәне үзләренә дә ап ачык аңлашылгандыр инде. Җыелучы халык арасында үз «кыйммәтле» брошюралар-гәҗитләр сату белән яки еракларга юл алып Татарстаннан читтә урнашкан Ырымбурларда, Самара, Ульян, Киев, Мәскәү, Ленинград-Питербургдарда читләр мохитендә татар милли хисенә ком тулы кайнар сәхрәдәгечә сусаган милләттәшләребезгә өч кыйммәткә билет сатып-тоттырып, бер залларга җыеп, инде озак вакыттан чери башларга да өлгергән милли хис өстендәге спекулятив демагогия, алдау һәм подлоглар бергә кушылып баручы ташкын астында промывка ясаулар аша, ә соңында, шул нәкъ элеккечә, Казанны үз кулына алган явыз «татаристлар золымына» каршы һәм Татарстанны Булгари-Элга үзгәртергә дип кискен рәвештә таләп иткән сансыз жалулар кабул иттерү һ.б. белән генә чикләнеп калалар иде.
Әле дә, 22 елдан соң да шулай икәнен аңлар өчен фәлсәфә фәннәре докторы аттестатына ия булырга кирәк тә түгел. Шул ук эчтәлекле резолюцияләр, шул ук сүзләр-җөмләләрдән тезелгән сансыз, ә чынлыкта – бер файдасыз булучы жалулар.
Шәхеснең һөнәри һәм аеруча, рухи үсеше турында сүз аларны ступорга китерә һәм перезагрузка таләп итә башлый. Үсешкә сәләтле икәнсең, димәк син – тере. Яңадан яңа программалар һәм эш планнары, яңача эш алымнары, даимән килеп туучы яңадан-яңа шартларда нинди перспективаларны күзаллаулары хакында бер уйлап та караучы да юк араларында.
Ни өчен әле алар үзләренә кардәш булып саналучы: башкирлар, казахлар, карачай-малкарлар, кумыклар, бөтендөнья лингвистика фәне билгеләгәнчә хәзәр-болгар телендә сөйләшүчеләрдән исән-имин калучы бердән-бер чуашлар арасында түгел, ә үзләре ук чат саен авызларыннан күбек чыкканчы дәлилләүләренчә дошман күргән татарлар арасында йөриләр? Бит диалектика кануннары нигезендә санның иртәме соңмы сыйфатка узуын белмиләр микән алар? Әллә алар ярты дистә гасыр дәвамында изү-кыйналулар аша узган, инде Запашный циркындагы шактый тәпәләнүләр, теш-тырнаклары төпкәчә игәүләүләр аша узган, йорт песие хәленә төшкән юлбарыс-арсланнар көненә калучы хәзерге татар халкыннан милли үзаң һәм рухлары көче белән шактыйга алга узучы халыклар белән эш иткәндә яшәп калу инстинкты бөек булгар прозелитизмы идеясыннан көчлерәк булып чыкты мени, һә? Нүжәл? Әллә биредә нәрсәдер аңлашылмый калган?
Менә яңа җанисәпнең көннәре дә якынлашып килә. Инде аның татарга җиңеллек китермәячәге көн кебек ачык. Россия тарихы күп очракта күрсәткәнчә, җанисәпләр татарны тагы да ныгърак кысу чарасы икәненә дәлилләр – буа буарлык. Йөзләп еллар элек җанисәпләр узганнан соң еш кына патшалык Рәсәйнең Изге Синоды вәкилләре атлы казаклар кылычлары өстендә татар авылларына бәреп кереп, аларны камап алып, гади татар авыл халкын чирле, гарибе, йөкле булганы, карты-баласы дип тормаенча, камалыштагы зонадан ары һичкемне бер адымга да чыгармаенча атналап-айлап, ә соңында арттан туплардан ядрәләр атып, ата-бабалардан төп мирас булып калган диннән колак кагып, башка дингә күчәргә мәҗбүрләп-бимазалап, якын тирәдәге су буйларына куа иделәр. Шул ишле «Яратучының чиксез мәхәббтенә ияләштерү» кампанияләре вакытларында безнең сансыз елгаларыбыз аркылы торучы кичүләрдә тешләргәчә коралланган блок-постлар куеп һәм алга таба узу өчен шул ук «чиксез мәхәббәт белән уртаклашучы» башкала «кунаклары» хуплап пичәләгән кягазьләр күрсәткәч кенә күрперләр, кичүләр аша узарга рөхсәт ителгән чаклар һ.б., болар барысылар да – халкыбызның хәтененнән мәңге уелмас, уртак милли язмыш безнең һәрберебезнең йөрәкләребезгә куеп чыккан шрамнарыбыздыр. Болар һәммәсе дә туры яки кыек мәгънәдә булсынмы – бу ил уздырган җанисәпләргә бәйле. 1897 елда булып алган вакыйгаларга багышланган «Перепись бәете»нә генә бер күз салу да җитәр. Переписьләр тудыручы репрессияләрне кисәтү йөзеннән халкыбызның туган-үскән җирләрен ташлап бик еракларга күченү темасы да татар әдәбиятында да үз ачык чагылышын, әйтик Мәхмүт Галәүнең «Моһаҗирләр» романында үз урынын тапкан. Нәкъ менә бу сәбәпләр аркасынададыр 100 ел элекке Уфа губернасы татарлары переписьләрдән качып яйсә аларны тулаем саботажлап үз туган җирләрендә сан приоритетын тугандаш, ләкин сыйнфи ранглар табеле нигезендә хокук-милекләре бик яхшы гарантияләнгән күрше башкирларларга тапшырырга мәҗбүр дә булганнар.
Ишек алдында инде XXI гасыр. Кайчандыр татар өстенә ерткычларча ябырылган «алыплар»ның да көч-куәтләре сайрак икәне күзгә ташлана. Болгарчылар да үз теләгәннәренә ирешеп тә киләләр. Үзеңне кем булып теләсәң – яз рәхәтләнеп. Һичкем вә бернәрсә дә камачау итәргә җыенмай бит аларга. Яңа гына килеп урнашкан шартларда андыйга сәбәп дә туарга мөмкин түгел. Шулай булгач, соң ник алар, янә үзләре үк таныганча, бер кагылышы булмаган татарга каршы калкып тордылар икән? Үз булгар халкының хокукларын өстәү, яңа иҗтимагый институтлар булдыру, булганнарны кямилләштерү зарурлыгы таләпләрен алардан ни 22 ел элек, ни бүген дә ишетмәссең. Татарга ябышу, татарны телгәләү генә, нәкъ мәсәлче Крыловның фил белән этчек хикәясендәгечә.
Чишелмәгән сораулар инде бихисап алар, көне-сәгате белән яңалары да өстәлеп тора. Ләкин, кызганычка каршы, мин үзем әле ике дистә ел элек йогып, инде чирләп арынган «булгариада» исемле үсмерлек чиремнән безнең олы тарихлы татар халкыбыз әле һаман да терелеп чыгып бетә алмай. Бәлки безгә инде бүген, XXI гасырда, Кин-Дза-Дза йолдызлыгында урнашкан Плюк планетасыннан Жир йөзенэ төшеп, кешечә яшәргә башларга вакыт житкәндер? Бу турыда мин аек акылга һәм ачык фәһемгә ия булучы һәрбер милләттәшебезгә бер утырып уйланырга тәкъдим итәр идем. Ә инде моңа да сәләтсез булганнарга мин үз язмаларымны укып, газиз вакытларын заяга туздырырга дип киңәш итмәс идем.



Марат Килде
Татар милли-азатлык
хәрәкәте ветераны

Комментариев нет: